Какой рейтинг вас больше интересует?
|
Главная / Каталог блогов / Cтраница блогера Блог татарской молодежи Ульяновской области -Ульяновск өлкәсе та / Запись в блоге
«Тукай әсәрләре минем күңелемдә» өлкә конкурсының нәтиҗәләре игълан ителде - "Өмет" газетасы, №18(1164)2012-05-08 23:28:00 (читать в оригинале)Үткән пәнҗешәмбедә, 26 апрельдә - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә Ульяновскиның Татар мәдәнияте үзәгендә «Тукай әсәрләре минем күңелемдә» дип аталган конкурсның нәтиҗәләре игълан ителде. Инде традициягә кереп өлгергән әлеге бәйге быел да Ульяновск өлкә татар милли- мәдәни автономиясе, «Өмет» өлкә татар газетасы редакциясе һәм Ульяновскиның Татар мәдәнияте үзәге тарафыннан оештырылды. Үзләренең иҗат җимешләрен мәртәбәле конкурска юллаган сәләтле малайлар һәм кызларны беренче булып мөхтәрәм милләттәшебез - бәйгенең жюри рәисе, Россия Федерациясенең Рәссамнар союзы әгъзасы Ирек Нуртдинов сәламләде. Ул төбәгебезнең төрле почмакларыннан гаҗәеп байэчтәлекле рәсемнәрен җибәргән балаларга һәм аларның милләт җанлы укытучыларына рәхмәт сүзләрен ирештерде. - Бу конкурсның дәрәҗәсе үсә, географиясе елдан-ел киңәя бара. Шунлыктан, аның нигезләмәсен бераз үзгәртү карарына килдек. Мисал өчен, киләсе елда АЗ форматындагы рәсемнәргә өстенлек биреләчәк. Шулай ук Габдулла Тукай әсәрләрен чагылдырган кул эшләре дә (поделки) кабул ителәчәк, - дип белдерде Ирек Харис улы. Өлкә күләмендә уздырылган конкурста җиңү бәхетенә ирешкән яшь рәссамнар дипломнар һәм китаплар (Г.Тукай әсәрләре өч телдә - русча, татарча, инглизчә язылган китап һәм диск) белән бүләкләнде. Әлеге бүләкләрне эш көннәрендә Татар мәдәнияте үзәгеннән килеп алырга мөмкин.
|
Категория «Пром зоны»
Взлеты Топ 5
Падения Топ 5
Популярные за сутки
|
Загрузка...
BlogRider.ru не имеет отношения к публикуемым в записях блогов материалам. Все записи
взяты из открытых общедоступных источников и являются собственностью их авторов.
взяты из открытых общедоступных источников и являются собственностью их авторов.