Сегодня 28 апреля, воскресенье ГлавнаяНовостиО проектеЛичный кабинетПомощьКонтакты Сделать стартовойКарта сайтаНаписать администрации
Поиск по сайту
 
Ваше мнение
Какой рейтинг вас больше интересует?
 
 
 
 
 
Проголосовало: 7272
Кнопка
BlogRider.ru - Каталог блогов Рунета
получить код
Блог татарской молодежи Ульяновской области -Ульяновск өлкәсе та
 

Автономия утырышында. "Өмет" газетасы, №18(1164)

2012-05-08 23:39:00 (читать в оригинале)



Ульяновск өлкә татар
МИЛЛИ-МӘДӘНИ
автономиясе
президиумының утырышы Рамис Сафин рәислегендә узды.
Президиум утырышында иң әүвәл автономиянең чираттагы конференциясенә әзерләнү мәсьәләсе каралды. Конференциядә мохтарият уставына үзгәрешләр кертеләчәк. Өлкәнең юстиция идарәсе әнә шундый таләп куйган. Утырышта Россия татарлары федераль милли-мәдәни автономиясенең чираттагы конференциясенә (11-12 майда Казанда узачак) делегатлар да сайланды. Ульяновск өлкәсе исеменнән анда Рамис Сафин һәм Радик Гафуров катнашачаклар. Автономия рәисе Р.Сафин шушы көннәрдә генә өлкә Хөкүмәте рәисе урынбасары Тамара Девяткина җитәкчелегендә зур киңәшмә узуы хакында да хәбәр итте, Әлеге киңәшмәдә 91 нче санлы татар лицееның киләчәк язмышына бәйле мәсьәләләр тикшерелгән. Исегезгә төшереп үтәбез: бүген бу мәгариф учагында 149 бала укый. Рамис Сафин тагын бер җитди яңалыгы белән уртаклашты: 1 июльдән Ульяновск өлкәсендә «Яңа гасыр» телеканалының хәбәрчеләр пункты эшли башлый. Татарстан Хөкүмәте рәисе шул арада гына әнә шундый карарын имзалаган.
Автономия утырышында
Утырышта шулай ук агымдагы
елның 14-15 сентябрендә Яңа Малыклы районында «Малыклы калачы: татарлар кунак каршылый» («Малыклинский каравай: татары встречают гостей») дип исемләнгән фестиваль узачагы хакында да мәгълүм булды. Аның кысаларында район үзәгендә яңа мәчет бинасын ачу, «түгәрәк өстәл» утырышлары үткәрү, авыл клубларында концертлар оештыру күздә тотыла. Мәркәзебез Казаннан данлыклы сәнгать коллективлары - Татарстан Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле (сәнгать җитәкчесе - Айдар Фәйзрахманов) һәм бөтен дөньяны гизеп кайткан «Казан» бию ансамбле (җитәкчесе - Чулпан Закирова) чакырулы икән.
Президиум әгъзалары Иске Кулаткының «Яңа дулкын» телеканалы журналисты4 Венера Деникаеваны «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә тәкъдим итү турында да карар чыгардылар.
Утырышта тиздән төбәгебез авыллары һәм шәһәрләрендә гөрләячәк Сабантуй бәйрәмнәренең графигы да расланды. Халкыбызның хезмәт һәм җыр тантанасы 3 июньдә - Тимерьюл районының «Винновская роща» паркында, 16 июньдә - Ульяновск өлкә иппод-ромында, 23 июньдә - Казан шәһә-рендә, 30 июньдә - Владивосток каласында федераль Сабан туе, 7 июльдә Чиләбе өлкәсендә Россия татар авылларының Сабантуй бәйрәме үтәчәк.

Тэги: татарин, татарстан, татарча

 


Самый-самый блог
Блогер ЖЖ все стерпит
ЖЖ все стерпит
по количеству голосов (152) в категории «Истории»


Загрузка...Загрузка...
BlogRider.ru не имеет отношения к публикуемым в записях блогов материалам. Все записи
взяты из открытых общедоступных источников и являются собственностью их авторов.