Сегодня 1 июня, суббота ГлавнаяНовостиО проектеЛичный кабинетПомощьКонтакты Сделать стартовойКарта сайтаНаписать администрации
Поиск по сайту
 
Ваше мнение
Какой рейтинг вас больше интересует?
 
 
 
 
 
Проголосовало: 7274
Кнопка
BlogRider.ru - Каталог блогов Рунета
получить код
Блог татарской молодежи Ульяновской области -Ульяновск өлкәсе та
 

Равил ШӘФИГУЛЛИН иҗатыннан - Из творчества Равиля Шафигуллина

2012-05-09 08:44:00 (читать в оригинале)



Ничек төзәтергә яраны?

Үткән гомер күпме рәнҗү җыйган,
Кем санаган инде аларны.
Әле һаман «дөнья тоткалары»
Тоз сибәләр ачып яраны.

Җиңү көне шатлык алып килми,
Сагыш кына өсти күңелгә.
(Сталинградта калган әтиемнең
Соңгы хаты истә бүген дә).

Бала чактан күрдем әниемнең
Авыр тормыш йөген тартканын.
Озын төннәр буе тоеп яттым
Анам яше биткә акканын.

Сугыш бетте. Мәхшәр көннәр үтге.
Бүген инде алар - хатирә.
Балачакның авыр газаплары,
Ник калдыгыз икән хәтердә?!

һаман әле үзем белән алар.
Әрнү-сыктауларым - җанымда.
Сталинградта калган газиз атам
Өндә-төштә, гүя, янымда.

Һаман, әткәй, сезне санга сукмый,
Тоз сибәләр ачып яраны.
Рәнҗеттеләр, әткәй, рәнҗетәләр
Сезсез үскән бик күп баланы.

Шатланмадың минем шатлыкларга,
Юатмадың күңел тулганда.
Кичер, әткәй, янә күңелемтулды.
...Син булмадың авыр булганда.

Үпкә, рәнҗү... Алар бер таралыр.
Җыеп тотып булмас аларны.
Әйтегезче, зинһар, кем төзәтер
Йөрәктәге тирән яраны?

Йөрәгемә кунган
сандугач
Оныгым Ланага)

Бер Ходама кат-кат дога кылдым,
Алтын алмам, оныгым, син тугач.
Син бит минем кышкы бураннарда
Куеныма кергән сандугач.

Бар Дөньяма чиксез нур өстәдең,
Нур сибелә алсу йөзеңнән.
Сагышларны җилләр себереп китте,
Син туганга мең кат сөенәм.

Янә дөрләп китте яшәү хисе,
Күңелемдә шатлык һаман да.
Син тугачтан, Ланам, инандым мин,
Сабыем син - минем иманда.

Күзләремә тутырып карыйсың да,
Кулларыма алган чагында,
Карашыңнан бәхет сирпелә күк,
Таң кояшы жанда кабына.

Бер Ходайга мең кат рәхмәтле мин, З
ур бүләге миңа - син булгач.
Син бит минем кышкы таңнарымда
Йөрәгемә кунган сандугач.

Сүнгән учак җанда терелде
(Әлфия Рамазановага)

Яңгырады кабат синең җырың
Күктән иңгән нәфис моң сыман.
Нигә икән минем күңелем нечкә,
Күз яшемне нигә мин сыгам?

Бар җиһанга сибелә синең җырын,
Сибелә ул якты нур булып.
Күңелләрнең төпкеленә үтеп,
Эз калдыра якты юл булып.

Ник моңарчы үзем җырламадым,
Җырламадым нигә боларны,
Эчем тулы сагышым әйтердәй
Тапмадыммы мондый моңнарны?

Зәңгәр күкне ярып, яннарыма
Кояш нуры сузылып килгәндәй.
Юлларыма сибелә синең моның,
Гамьнәремне бүлеш, дигәндәй.

Әллә нәрсә булды минем белән,
Авырыйм дисәм, юк ла, ул түгел.
Җан эреткеч синең җырларыңнан
Күз яшенә чумды бар күңел.

Яңгырады җирдә Синең җырың,
Бөтен җиһан моңга күмелде.
Әллә нәрсә булды минем белән,
...Сүнгән учак җанда терелде.

Ак өметләр

Карлар ява, анын бөртекләре
Җемелдиләр энҗе шикелле.
Карлар булып безнең сөю хисе
Алдыбызга, гүя, сибелде.

Салмак кына йомшак
карлар ява, Акландырып кара төннәрне.
Җиргә яфрак-яфрак карлар төшә,
Каплый-каплый безнең эзләрне.

Бертуктамый карлар куна иңгә,
Акка бизәп бөтен өметне,
Арындырып дөнья карасыннан
Гашыйк булган безнең кебекне.

Ак буранда эзләр югалса да,
Ярылып кала алар йөрәктә.
Йөрәктәге эзләр югалмыйлар,
Булмый аны ташлап, көрәп тә.

Бу дөньяда гашыйк җаннар
бик күп, Азмы алар - безнең кебекләр.
...Җиргә салмак кына карлар ява,
Ява, гүя, ап-ак өметләр.

Иртә

Күтәрелеп килгән ап-ал кояш
Җылы дулкыннарын китерде.
Бу нурларым - синең балачакның
Истәлеге, дигән шикелле.

И, бу хәтер, шундый гаҗәп нәрсә,
Күпме гомер үтте, кимеми.
Гомер буе күңелдән китмәгән
Бик мөкатдәс моңлы көй мени.

Менә тагын хәтерне яңартып,
Китим әле ерак елларга.
Канатланып, илтеп куяр иде,
Кайтыйм, дисәм, йөрәк шуларга...

...Куралы сайгактан печән
Ә өсләре җем-җем килеп тора,
Әйтерсең лә, ыспай күлмәкләр.
Киерелгәләп мәче төшеп килә

Салам башлы кыек чормадан.
Тәһарәткә әби чыгып килә,
Комганына сөлге чорнаган.
Ишек алды шау-гөр килеп тора,

Дәшми тик бер арба - «Уф, Алла».
Әнкәй йөри кош-корт арасында,
Бәрәкәтең бир, дип, йә, Алла!
«Әльфа» белән икәү без карыйбыз

Әбинең тәһарәт алганын.
Шул чагында Үзен күрәм төсле
Әби янына баскан Алланың.
Ян бакчада, гүя, ак күбектә

Шау чәчәккә чумган алмагач.
Күк тавык ояда яран сала,
Каз кычкырмый, күкәй салмагач.
Бөтен дөньям тулы, мин - бәхетле!

Дөньям матур! Дөньям түгәрәк!
Ярык арба тәртәсенә кунып
Тәһлил әйтә сыман күбәләк.

* * *
Менә кабат хәтерем яңарттым,
Уйда китеп ерак елларга.
Бөтен җаным яшәрә дә куя,
Хыялымда кайтсам шуларга.

Тэги: татарча, шыйгрьят

 


Самый-самый блог
Блогер ЖЖ все стерпит
ЖЖ все стерпит
по сумме баллов (758) в категории «Истории»


Загрузка...Загрузка...
BlogRider.ru не имеет отношения к публикуемым в записях блогов материалам. Все записи
взяты из открытых общедоступных источников и являются собственностью их авторов.